Без барыбыз да, көн саенмы, көн саен түгелме, кибеткә кереп, товар өчен касса аша түләп чыгып китәбез. Кассирның товар төрелмәсе тышындагы ниндидер буй-буй сызыкларны ниндидер җайланма нурлары белән яктыртып алганнан соң гына күпме түләргә кирәклеген әйтүенә дә күптәннән күнектек инде.
Буй-буй сызыклар - штрих-код, ә инде нурлар чыгаручы җайланма – сканер дип атала. Ул штрих-кодтагы мәгълүматларны “укып”, аларны касса аппараты экранына тапшыра. Эш шунда ки: зур кибетләр һәм супермаркетларда товарлар исемлеге, аларның һәркайсы турында мәгълүматлар белән, махсус компьютерның хәтерендә саклана. Касса аппаратлары, шулай ук махсуслаштырылган компьютерлар шушы компьютерга тоташтырылган да инде.
Һәр товарга штрих-кодта шифрлар белән билгеләнгән уникаль сан бирелә. Сканер штрих-кодтан шушы санны “укып”, аны төп компьютерга тапшыра. Төп компьютер исә хәтерендә “казынып” алганнан соң товар атамасын һәм бәясен касса аппаратына җиткерә. Төп компьютерда шулай ук сатылган һәм калган товарларның учеты алып барыла. Шуңа күрә кибеттән сатып алынган барлык товарлар төрелмәсендә (пакет, шешә, банкада һ.б.) штрих-код күрсәтелгән була да инде.
Автомат рәвештә “уку” өчен билгеләнгән үзенчәлекле товар билгесе бу. Һәрбер штрих-код дөнья күләмендә уникаль булып тора, ягъни инде ул бер кайда да кабатланмый. Товар турында төп мәгълүматлар шунда туплана.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 10 статьясындагы 1 пункты нигезендә, җитештерүче (эш башкаручы, сатучы), дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле барлык мәгълүматларны кулланучыга үз вакытында җиткерергә тиеш. Штрих-код автоматлаштырылган идентификация технологиясенең төп өлешен тәшкил итә.
Штрих-код һәм аны уку
Штрих-код – товар төрелмәсе тышына штрихлар рәвешендә кодлаштырылган, махсус җайланмалар рәвешендә укыла торган мәгълүматлар ул. Штрих-код ярдәмендә продукциянең иң кирәкле кайбер параметрлары турындагы мәгълүматлар кодлаштырыла. Иң киң таралган кодлар – Американың UPC универсаль коды һәм EAN Европа кодлаштыру системасы. Теге яки бу система нигезендә, товарның һәр төренә гадәттә 13 саннан торган сан (EAN-13) бирелә.
Контроль санны ничек укырга?
Контроль сан теге яки бу товарны җитештерүнең законлылыгын билгеләү өчен уйлап табылган.
1. Штрих-кодның җөп урыннарындагы саннарны кушарга 6+0+7+2+1+0=16
2. Килеп чыккан сумманы өчкә тапкырларга 16*3=48
3. Так урыннарындагы саннарны кушарга (контроль саннардан тыш) 4+0+3+6+1+2=16
4. 2 һәм 3 пунктларда килеп чыккан саннарны кушарга 48+16=64
5. Дистәләрне алып ташларга 64-60=4
6. 10 саныннан 5 пунктта килеп чыккан санны алырга 10-4=6
Исәпләгәннән соң килеп чыккан сан штрих-кодтагы контроль санга туры килмәсә, димәк, товар законсыз төстә җитештерелгән дигән сүз.
Шулай ук җитештерүче ил коды өчен - өч урын, ә предприятие коды өчен – дүрт урын да бирелергә мөмкин. Зур үлчәмдәге товарлар сигез саннан торган кыска кодка - EAN-8 – ия булырга мөмкин.
Кагыйдә буларак, ил коды EAN Халыкара ассоциациясе тарафыннан бирелә. Кулланучылар игътибарына шуны да җиткерәсебез килә: теге яки бу ил коды беркайчан да бер саннан гына тормый.
Кабатлап әйтәбез: җитештерүче ил коды өчен - өч урын, ә предприятие коды өчен – дүрт урын бирелү очраклары да булырга мөмкин.
Кайбер илләрнең штрих-кодлары:
|
00-09 АКШ, Канада |
73 - Швеция |
|
20-29 Резервтагы саннар (EAN) |
740-745 - Гватемала, Сальвадор, Гондурас, Никарагуа, Коста-Рика, Панама |
|
30-37 Франция |
750 - Мексика |
|
380 Болгария |
759 - Венесуэла |
|
383 Словения |
76 - Швейцария |
|
385 Хорватия |
770 - Колумбия |
|
400-440 Германия |
773 - Уругвай |
|
460-469 - Россия һәм элекке СССР |
775 - Перу |
|
475 - Латвия |
779 - Аргентина |
|
471 - Тайвань |
786 - Эквадор |
|
489 - Гон-Конг |
789 - Бразилия |
|
45, 49 - Япония |
80-83 - Италия |
|
50 - Бөекбритания |
84 - Испания |
|
520 - Греция |
850 - Куба |
|
529 - Кипр |
859 - Чехия һәм Словакия |
|
535 - Мальта |
860 - Югославия |
|
539 - Ирландия |
869 - Турция |
|
54 - Бельгия һәм Люксембург |
87 - Нидерланд |
|
560 - Португалия |
880 - Көньяк Корея |
|
569 - Исландия |
885 - Таиланд |
|
57 - Дания |
888 - Сингапур |
|
590 - Польша |
90-91 - Яңа Зеландия |
|
599 - Венгрия |
955 - Малайзия |
|
600-601 - ЮАР |
|
|
619 - Тунис |
|
|
64 - Финляндия |
|
|
690 - Кытай |
|
|
70 - Норвегия |
|
|
729 - Израиль |
|