Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Теләче авылында “Бердәм Россия” партиясенең Теләче җирле бүлеге җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Безнең һәркайсыбыз көн саен кулланучы роленә кереп ала: теге яки бу товарларны сатып ала, чәчтарашханәгә, йә булмаса аяк киемнәрен төзәтү пунктына мөрәҗәгать итеп, төрле хезмәт күрсәтүләрдән файдалана. Тормышыбызның сыйфаты башлыча нәкъ менә кулланучы буларак үз хокукларыбызның ничегрәк үтәлүенә бәйле.
Авыл халкына кабул итүнең буласы турында алдан ук массакүләм мәгълүмат чараларындагы белдерүләр һәм мәгълүмати стендлар аша хәбәр итеп куелган иде. Чарага килүчеләр турыдан-туры үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләп, квалификацияле ярдәм алу мөмкинлегенә иреште. Кабул итүдә гражданнар асылда кием-салым һәм аяк киемен сатуга кагылышлы проблемаларны күтәрде.
Шулай итеп, чарага килүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кергән барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде һәм кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.