“Гомер көзе”нә керүчеләрнең хокукый аңын үстерү

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өлкән яшьтәгеләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати-агарту эше үткәреп килә.

Өлкән яшьтәге кешеләр сатучылар, хезмәт күрсәтүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә “йомшак” як булып тора. Ник дигәндә, халыкның әлеге категориясе хокук белемнәреннән аз хәбәрдар яки бөтенләй дә хәбәрдар түгел. Шуңа күрә алар хокукый һәм мәгълүмати ярдәмгә мохтаҗ.

Шуны истә тотып, Арча муниципаль районының Күпербаш авылы китапханәсендә пенсия яшендәге гражданнар белән куллану белемнәре нигезләре буенча “дәрес” бирелде. Чара Күпербаш авылы китапханәсе хезмәткәре А.И.Иванова тарафыннан оештырылды.

Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина кулланучылар хокуклары һәм претензияләр кую тәртибе белән беррәттән, өлкәннәрне төрле килешүләр, шул исәптән кредит килешүләре төзүгә “кодалаучы” мошенникларның киң таралган алдау ысуллары турында да сөйләп үтте. Моннан тыш ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән дегустацияләр нәтиҗәләре турында мәгълүматлар ирештерелде, территориаль органның суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. Кайбер пенсионерлар кулланучы буларак үзләренең тормышында килеп чыккан теге яки бу хәлләрне сөйләде, тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Күпербаш авылы китапханәләр системасы хезмәткәре, үз чиратында, товарлардагы штрих-кодлар һәм башка мәгълүматларны ничек итеп дөрес укырга кирәклеген аңлатты.

Очрашу бик дустанә рухта узды. Чарада катнашучылар кызыклы мәгълүматлары өчен лекторларга рәхмәт сүзләре җиткереп, алга таба яңа очрашулар оештыру теләген җиткерде.

Очрашуга җыелган халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган буклетлар һәм элемтәгә керү өчен адреслар, белгечләребезнең телефон номерлары урын алган визиткалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International