Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым Казан шәһәрендәге «ДНС-Альтаир» ҖЧҖ кибетләреннән берсендә 1850 сумга өй шартларында телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле туңдырма әзерли торган «Tristar» дигән җайланма сатып алган. Әмма берничә тапкыр гына файдаланганнан соң, әле гарантия срогы да чыкмас борын, могҗиза-техника тиешенчә эшләми башлаган (катнашманы катырмый башлаган).
Кулланучы бу хәлгә нык борчылып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итте. Белгечебез аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 4, 18, 21 статьялары нигезендә консультация бирде һәм, сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру таләбе белән, претензия язарга булышты.
Кибет җитәкчелеге кулланучының дәгъвасын карап тикшерү нәтиҗәсендә сыйфатсыз техниканы сыйфатлысына алыштырырга карар итте. Кулланучы бу хәлгә сөенеп, кирәкле вакытта үзенә ярдәмгә килгән белгечләребезгә җылы рәхмәт сүзләре җиткерде.