2017 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегенә керүче, Арчадан шактый ук еракта урнашкан Носы авылында гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.
Авыл халкының хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, куллану базарында сәүдә кагыйдәләрен, закон бозуларны кисәтү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле, уңайлы системасын булдыру күчмә кабул итүнең төп максатына әйләнде. Чара барышында авыл халкы кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сорауларына квалификацияле җаваплар ишетүгә иреште.
Кабул итү барышында куллану базары өлкәсендә гомуми һәм аерым бер мәсьәләләр буенча кулланучылар, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен консультацияләр үткәрелде. Шулай итеп, азык-төлек товарларын, алкогольле продукция, азык-төлек булмаган товарларны сату үзенчәлекләренә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирелде. Хезмәткәрләребез халыкка тиешле киңәш-тәкъдимнәр ирештерде, кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле буклетлар өләште. Гражданнарга һәр конкрет очракта үзләренең хокуклары һәм закон нигезендә бу хокукларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.
Әйе, районнан ерактагы авылларда мондый чаралар уздыру бик кирәк. Чөнки гражданнарның кайбер категорияләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгы белән мактана, шулай ук үзен борчыган проблемаларны хәл кылу өчен шәһәргә дә барып җитә алмый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче өлкәләрдә гражданнарның проблемаларын хәл кылу өчен җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләү максатында, гражданнар белән очрашудан соң авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрелде. Чарада кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нормалары аңлатылды, территориаль органның эш тәҗрибәсеннән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүгә мисаллар китерелде.