Эшмәкәрләр өчен семинар-практикум

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан, куллану базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән даими рәвештә консультация-аңлату эшләре алып бара. Әлеге эш, киңәшмәләр, консультацияләр, укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар оештыру һәм үткәрү, мәгълүмати хатлар җибәрү юлы белән, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны үтәү мәсьәләләре буенча хәл ителеп килә.

Әле шушы көннәрдә генә Ютазы районында яңа гына үз эшен башлап җибәргән һәм инде күптәннән эшләп килүче эшмәкәрләр өчен семинар-практикум үткәрелде. Семинар барышында товарның сыйфаты буенча кулланучылар мөрәҗәгать иткәндә гамәлләрнең эзлеклелеге тәфсилләп аңлатылды, гражданнар белән үзара элемтәләр барышында эшмәкәрләрдә килеп туган сораулар һәм аларны карап тикшерү юллары каралды. Чара барышында эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, квалификацияле җаваплар ишетүгә иреште.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар һәм эшмәкәрләрнең сыйфатсыз товар сатып алганда яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә килеп туган сорауларына җаваплар эзләү максатыннан интернет челтәрен торган саен киңрәк куллана баруына бәйле рәвештә, халыкны агарту максатында әлеге челтәр ресурсларыннан актив файдаланып килә. Шул рәвешле муниципаль районнарның рәсми сайтларына көн кадагына суга торган темалар буенча мәгълүматлар, иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар, претензия үрнәкләре, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче  белгечләрнең элемтәгә керү өчен телефон номерлары урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International