Кибете бетте, ә гарантиясе калды...

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Күптән түгел генә Чистайда, шулай ук башка шәһәрләрдә «ДОМО» көнкүреш техникасы кибетләре ябылды. Сатып алынган товарларының гарантия срогы әле чыгарга өлгермәгән кулланучылар кибетнең ябылуына борчылып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итә башлады. Аларның һәммәсенә кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә аңлатмалар бирелә.

Иң элек шуны белеп торырга кирәк: товарда кимчелек ачыкланганда, кулланучы шушы товарны саткан кибеткә генә түгел, бәлки башка затларга: җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага (сервис үзәге) яки импортерга мөрәҗәгать итүгә дә хокуклы.

Бу объектларның һәркайсының җаваплылыгы төрлечә. Сатучыга нинди таләпләр куелса, товар җитештерүчегә дә шундый ук таләпләр куела анысы. Болар – товарны ремонтлау, бәясен киметү, бәясен алыштыру яки түләнгән акчаны кире кайтару. Ә менә импортерга ике таләпнең берсе: бушлай ремонтлау яки товарны шундый ук башкасына алыштыру таләбе куела. Вәкаләтле оешма исә бу оешма белән сатучы яки җитештерүче арасында төзелгән килешүдә билгеләнгән вәкаләтләре чикләрендә генә эш итә. Аның бурычлары исәбенә гадәттә товардагы кимчелекләрне юкка чыгару гына керә.

«ДОМО» очрагындагы кебек, сатучы сыйфатсыз товарны гарантиясе буенча ремонтлатырга дип кибеткә килеп, таныш алтактасының юкка чыгуын, шул ук вакытта анда инде башка оешманың “кереп утыруын” күреп хәйран калырга мөмкин. Мондый хәлгә тарыганда, ни эшләргә белми чәпәләнгәнче, сәүдә компаниясенең, чыннан да, бетерелгәнме, әллә инде сәүдә ноктасының адресын гына алыштырганмы икәнен белешергә кирәк. Бу мәгълүматны белү өчен интернетта фирма атамасын эзләүдән гайре салым инспекциясендә Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) һәм Хосусый эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрыннан  (ЕГРНИП) өземтәләр алу кирәк. Мондый өземтәдә юридик затның урнашу урыны гына түгел, бәлки компаниянең гамәлгә  куючылары һәм җитәкчелегенең паспорт мәгълүматлары да чагылдырыла. Өземтәдә шулай ук компаниянең бетерелү алдында торуы яки сатып җибәрелүе дә күренә.
Сәүдә компаниясенең үз эшчәнлеген туктатуы мәгълүм булган очракта кичекмәстән бурычлы башка затларны эзли башлау кирәк. Мәсәлән, җитештерүчегә (Россия җитештерүчесе булганда яки чит ил җитештерүченең илебездә вәкиллеге булган очракта) кыю төстә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Товарны җитештерүченең гарантия йөкләмәләре кибетнең бетерелү-бетерелмәвенә бәйле рәвештә саклана, һәм алар сервис үзәкләре тарафыннан үтәлергә мөмкин. Әмма моның өчен дөрес итеп тутырылган гарантия талоны кирәк. Кызганычка, кибеттә документлар рәсмиләштерүгә тиешле игътибар бирелмәү очраклары байтак. Мондый очракта сатып алучы проблемалар алдында калырга мөмкин: чөнки җитештерүченең бушлай гарантия ремонтыннан баш тартуга хокукы бар.

Моннан тыш кибет гарантия йөкләмәләрен хәл итә алмаса, сатып алучы товарны алыштыру яки түләнгән акчасын кире кайтару өчен импортерга (аның турында мәгълүматларны документларда яки товар төрелмәсендә эзләп табарга була) мөрәҗәгать итә ала. Бу хокук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның (алга таба – Закон) 18 һәм 19 статьяларында билгеләнгән.

Законда кулланучыларның гаризаларын карап тикшерү сроклары да күрсәтелгән: товарны кире кайтаруга – 7 көн, түләнгән акчаны кире кайтаруга – 10 көн. Өстәвенә кулланучы, кимчелекләр ачыклаганда, гарантия ремонты срогы инде чыккан булса да, вәкаләтле сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әмма бу очракта кимчелекнең сатып алучы гаебе белән түгел, ә нәкъ менә җитештерүче гаебе белән килеп чыгуын расларга туры киләчәк.

Ә менә көнкүреш һәм электрон техниканы иминиятләштерүнең бер төре булып торган өстәмә гарантия дигән әйбер шактый ук зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Биредә сүз җитештерүче гарантиясе тәмамланганнан соң сервис хезмәте күрсәтүне озайту турында бара. Әйтик, җитештерүче телевизорга 2 еллык гарантия бирсә, техника сатучы, әлбәттә инде, өстәмә түләү бәрабәренә, аны тагын өч елга озайтырга мөмкин.  Хәзерге вакытта сәүдә челтәрләренең күбесе мондый хезмәт күрсәтүне тәкъдим итә. Озайтылган гарантия бәһасе, товарга бәйле рәвештә, 0,5тән 17 мең сумга кадәр тирбәлә. Тик менә кибет беткән очракта кулланучыларга нишләргә кала? Тагын да катлаулырак мәсьәлә – ул да булса бүләк сертификатларын урнаштыру. Асылда сатып алучы товарга инде алдан ук акча түләп куйган дигән сүз бит бу. Кибет ишегендә, ябылды, дигән белдерү эленеп торган бер мәлдә матур кәгазь белән кая барып бәрелергә? Бу очракта төп офиска мөрәҗәгать итеп, өстәмә гарантия буенча, шулай ук бүләк сертификатлары буенча акчаның кире кайтарылуын таләп итәргә, ә инде баш тартылган очракта – судка гариза язып тапшырырга мөмкин. Компаниягә язмача мөрәҗәгать (претензия) язып, аны заказлы хат белән (хат эчендәге язулар исемлеге белән) җибәрү әйбәт. “Тәртипле” компания үзенең бурычлары буенча барлык түләүләрне хәл кылачак. Төп офисның адресын исә товар сатып алганда бирелгән документлардан яки интернет мәгълүмат системасыннан эзләп табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International