Балалар товарлары кибетендә семинар булды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә хосусый эшмәкәр Ф.Мошкинаның сәүдә объектында сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлатуга багышланган семинар оештырды.

Кибеттә балалар товарларының киң ассортименты тәкъдим ителгән. Болар: балалар өчен өс киеме һәм аяк киеме, төрле уенчыклар, носки-оеклар. савыт-саба, балалар ризыгы, канцелярия товарлары һ.б. Товарларның бик күп төрле булуы сатып алучыларның башын әйләндереп, үзләренә кирәклесен дөрес итеп сайлап алуларына кырын сугарга мөмкин. Бу очракта кулланучыга сатучының ярдәм итүе кирәк. Ә ул сату кагыйдәләрен һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә башка мәсьәләләрне генә түгел, товарларның модельләрен, үлчәмнәрен, маркировкасын һәм үзенчәлекләрен дә бик әйбәт белергә тиеш.

Семинар барышында хезмәткәрләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992  ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатып үтелде. Кире кайтарып яки үлчәме, формасы, габариты, фасоны, төсе яки комплектациясе үзгә шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә керүче товарларны алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләсе семинарда катнашучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Сатучылар, мондый товар сатуның үзенчәлекләреннән чыгып, кибеткә килгән сатып алучының  үзенә кулай товарны сайлап алуы, шулай ук хезмәт күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать калуы белән кызыксынулы булырга тиеш. Сатып алучыга товарлар турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар җиткерелүе кирәк.

Моннан тыш кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибе каралды.

Чарада катнашучыларга мәгълүмати-хокукый материаллар: белешмәлекләр, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, шулай ук алга таба консультацияләр алу өчен элемтәгә керү максатында тиешле мәгълүматлар күрсәтелгән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International