10 апрель көнне Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә кулланучыларның аң-белемнәрен үстерүгә, сәүдә һәм куллану хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә законнарны үтәүне яхшыртуга юнәлдерелгән кайбер чаралар уздырды.
Иң элек Кама Аланы 1нче урта мәктәбе укучылары һәм Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтажлау көллияте студентлары өчен мультимедиа мөмкинлекләреннән файдалану нигезендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләре буенча дәресләр үткәрелде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезендә кулланучының төп хокуклары турында күзаллауны булдыру; закон характерындагы документлар белән мөстәкыйль эшләү – документларны уку, алардагы мәгълүматларны анализлау һәм куллану осталыгын үстерү; үсеп килүче буынның куллану культурасын үстерү, укучыларның үзләрендә кулланучы буларак фикерен булдыруга шартлар тудыру әлеге дәресләрнең төп максатына әйләнде. Дәресләр барышында товар сыйфаты, кулланучылар хокуклары, көнкүреш хезмәте һәм башка хезмәтләр күрсәтү турында көндәлек тормышта еш очрый торган сорауларга җаваплар бирелде. Куллану базарында кулланучылар белән хуҗалык итүче субъектлар арасында үзара мөнәсәбәтләрне җайга салган ысуллар һәм барыннан да ешрак очрый торган хәлләр каралды.
Шушы ук көнне эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре башкарма комитет бинасында бистәдә яшәүче гражданнарны кабул итте, шулай ук муниципаль берәмлек хезмәткәрләре өчен куллану базары өлкәсендә агарту чарасы үткәрде.
Кече бизнес (хосусый эшмәкәр З.Э.Мурзинның “Ашамлыклар” кибете, хосусый эшмәкәр О.В.Ведерниковның «Афродита» чәчтарашханәсе) вәкилләре өчен укыту-өйрәтү характерындагы чаралар уздырылды. Бу чараларның төп максаты - кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, районда цивилизацияле сәүдәне үстерү өчен уңай шартлар тудырудагы төп проблемаларны ачыклау һәм аларның чишелешләрен эзләү. “Түгәрәк өстәл”нең барлык темалары бик актуаль булганлыктан, сәүдә вәкилләрендә зур кызыксыну белән беррәттән байтак кына сораулар да тудырды.
Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы инвалидарына һәм сугышта катнашучыларга ташламалы бәядән хезмәтләр күрсәтү көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсенең күп кенә предприятиеләре өчен изге традициягә әйләнде. Шуны истә тотып, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Афродита» чәчтарашханәсендә, озакламый 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүебез сәбәпле, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хезмәтләр күрсәтүдә ташламалар бирү мәсьәләсен фикер алышуга чыгарды. Әлеге хәйрия акциясе ел саен үткәрелеп килә. Ветеранга предприятиегә килеп, хезмәт күрсәтү өчен таныклыгын күрсәтсә, шул җитә. Предприятие җитәкчеләре мондый үтенечләрне беркайчан да кире какмаска тырыша ич!