Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегеннән тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында Түбән Камада яшәүче берәү “иярләгән” LADA 219010 маркалы машинасын туктаткан. Транспорт чарасын тикшергәндә үтә күренмәле сыекча тутырылган 1,5 әр литр сыешлы полиэтилен савытлар табылган. Савытларның һәркайсында «Минеральная питьевая природная столовая вода «Астра» негазированная» дигән сүзләр язылган этикеткалар ябыштырылган булган. Тикшерә торгач, “шифалы су”лардан этил спирты исе килүе һәм бу продукциянең Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасыз әйләнештә йөртелүе, товарны озату документларының да булмавы ачыкланган. Продукция хуҗасы әйтүенчә, шифалы су шешәләренә тутырылган аракыны ул Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге бер юл кырыенда туктаган автофургоннан үзенә таныш булмаган ниндидер кешеләрдән сатып алган.
Шулай итеп, полиция хезмәткәрләренең оператив гамәлләре барышында барлыгы 15000 сумлык 225 литр спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган.
Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерү алып бара.