Бурычлылар приставтан яшеренеп кала алмый

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Зеленодолда суд приставлары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре административ штрафларны вакытында түләмәгән бурычлыларны “аулау” буенча уртак рейдларның чираттагысын уздырды.

Рейдлар барышында приставлар мөлкәткә, товар һәм алынган керемгә арест сала. Моннан тыш шунда ук бурычын түләтеп һәм түләгәнлеккә квитанция биреп,  бурычлының эшен “җиңеләйтә”.

Бу юлы ике адрес буенча рейд үткәргәндә бурычлылардан 10 мең сум акча түләтелде. Башка адреслар буенча исә түләмәүчеләрнең эзенә төшеп булмады. Әмма бурычлылар приставлардан качып котыла алмаячак. Ник дигәндә, аларга карата башка төрле үтемлерәк чаралар да күреләчәк.

Кыскасы, бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International