Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Баксаң, ерак юлларга йөрүче бу шофер – Беларусь Республикасы гражданины «Вольво» машинасында йөк ташый икән. Түбән Кама шәһәренә Казахстан Республикасыннан йөк китергән. Берочтан 50 000 сумга 4 атамадагы 544 шешә хәмер продукциясен дә “кыстырып” килгән.
Әмма сак хезмәткәрләре предприятие территориясенә хәмер продукциясен кертүгә каршы төшеп, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләрен чакырган.
Шулай итеп, билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән тамгаланмаган барлыгы 272 литр күләмендә хәмер продукциясен хуҗасыннан алырга туры килгән.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.