ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы халык белән очрашуларның форматын ведомство карамагындагы һәр район өчен аерым сайлап ала. Очрашулар татар һәм рус телләрендә үткәрелә.
Әле шушы көннәрдә генә территориаль орган хезмәткәрләре Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә рейс автобуслары тукталышлары тирәсендә халык белән очрашулар үткәреп, кулланучылар өчен эшләнгән белешмәлекләр таратты.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарга азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сатып алуның үзенчәлекләрен аңлатты, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге мәсьәләләргә җавап бирде, шулай ук аларның һәркайсына кулланучы хокукларын искә төшерде.