Сыйфат төшенчәсе тормыш сыйфаты белән аерылгысыз бәйле

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын үтәү кысаларында Тукай муниципаль районының Түбән Суыксу авылы урта мәктәбе 9-11сыйныф укучылары өчен семинар үткәрде. Очрашу барышында бүлек белгечләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы структурасы, аңа йөкләнгән бурычлар һәм функцияләр турында сөйләде.

Чарада балаларга “сыйфат” төшенчәсе аңлатылды. Сыйфат төшенчәсе тормыш сыйфаты – әйләнә-тирә мохитне, кешенең психик һәм физик сәламәтлеген саклау белән турыдан-туры бәйле. Укучыларга шулай ук “Тәмәке тартуның зыяны” дигән видеоролик күрсәтелде. Моннан тыш егет-кызлар кулланучыларның төп хокуклары, сыйфатсыз товар сатып алганда килеп чыккан мәсьәләләрне хәл кылу механизмы белән таныштырылды, аларга көндәлек тормыштан мисаллар китерелде.

Бүлек белгечләре куллану базарының барлык өлкәләрендә кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү һәм мондый хәлләргә киртә куюга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.

Балаларга агымдагы елның көзендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага узачак олимпиада турында  да сөйләп үтелде, берочтан аларның бу чарада катнашуларына кызыксыну тудырылды.

Укучылар белән очрашу азагында кулланучылар өчен буклетлар һәм белешмәлекләр өләшенде. Белгечләребез егет-кызларга тормышта актив позициядә тору, кулланучы буларак, үз хокукларыңны белү һәм аларны яклый белү зарурилыгына төшендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International