ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы җирле бүлеге белгечләре Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрде.
Укучылар игътибарын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аң-белемнәрен үстерүгә юнәлдерү лекцияләрнең төп максатына әйләнде. Лекцияләр барышында белгечләребез “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның ничек эшләвен, санга сугылмаган хокукларны ничек итеп торгызырга кирәклеген җиңел генә телдә аңлатты. Балалар күрсәтмә материал: сатучыга ничек итеп претензия язу, кулланучылар хокукларын яклауның 18 темасы буенча кулланучы белешмәлекләре белән таныштырылды.
Шул рәвешле укучылар куллану белемнәре нигезләренә төшенүгә, шулай ук белгечләребезгә сораулар бирү мөмкинлегенә иреште.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә карата укучыларның зур кызыксыну күрсәтүләрен исәпкә алып, лекцияләр, практикумнар дәвам иттереләчәк.