Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәктәп укучылары арасында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре турында

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Агымдагы елда Әлмәт, Азнакай, Лениногорск шәһәрләре мәктәпләренең  8-11 сыйныф укучылары  анкета чараларында катнашты. Балаларга, лекция үткәрелгәнче һәм шуннан соң, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә билгеле бер белемнәрне таләп иткән шул бер үк сораулар тәкъдим ителде.

Сорашып белешүдә катнашучылар арасыннан 98%ының дәрес үткәрелгәнче үк “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законның гамәлдә булып килүен белгәнлеге, 45%ына тормышларында сыйфатсыз товар сатып алырга туры килгәнлеге билгеләнде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: элегрәк үткәрелгән сорашып белешүләрдә товар этикеткасында күрсәтелгән мәгълүматларны укучылар бармак белән генә санарлык иде. Быел исә мондыйлар саны күпкә зур. Ә бу кулланучыга үзенә кирәкле товарны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирә бит. Башка сораулар  тормышта килеп туу ихтималы булган билгеле бер хәлләргә, кулланучы хокукларын торгызуга һ.б. кагылышлы булды.

Дәрескә кадәр сорашып белешүдә катнашучы укучыларның нибары 48%ының гына, товарда теге яки бу кимчелекләрне ачыклаганда, кулланучының нәкъ менә нинди таләп белән мөрәҗәгать итүне  һәм таләпне кемгә куюны мөстәкыйль сайлап алуга хокуклы  булуын белсә, лекциядән соң бу күрсәткеч 98%ка җитте.

Укучыларның 39%ы, кулланучы дәресенә кадәр, товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары турында тулысынча белеп җиткермичә (әйтик, кулланучы товарны ремонтлауга яки аны башкасына алыштыруга хокуклы, дип кенә күрсәтелде), үз таләпләрен фәкать товар сатучыга яки аны җитештерүчегә генә куярга була, дигән фикердә тора иде. Димәк, чынбарлыкта сыйфатсыз товар сатып  алуга бәйле хәлләр килеп туганда укучылар арасыннан күпчелеге үз хокукларыннан тулысынча файдалана алмаган булыр иде, дигән нәтиҗә чыгарырга була. Ә инде лекция үткәрелгәннән соң укучыларның 94%ы  бу сорауга дөрес итеп җавап бирде.

Сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру яки кире кайтаруга килгәндә, киресенчә, сорашып белешүдә катнашучылар арасыннан күбесенең, кулланучы теләсә кайсы товарны алыштыруга хокуклы, иң мөһиме – бу эшне товар сатып алганнан соң 14 көн эчендә хәл итәргә өлгерү генә кирәк, дип уйлавы аңлашылды. Өстәвенә, мәктәп укучыларының күпчелеге фикеренчә, кулланучының үзенә яраксыз булуын аңлап алганчы товардан файдаланырга өлгерүе дә товарны башкасына алыштыруга киртә булып тора алмый.

Балаларның 79%ының интернет-кибеттән сатып алынган товарны кире кайтару хокукы турында белүе ачыкланды. Бу кадәресен күпчелекнең белүе гаҗәп түгел: хәзер яшьләр товар сатып алуның нәкъ менә шундый ысулын өстен күрә. Анкета нәтиҗәләренә караганда, укучыларның 53%ы һәм аларның якыннары Aliexpress онлайн-кибетен үз итәргә өлгергән.

Лекциягә кадәр кулланучы буларак аң-белем дәрәҗәсе югары булган балалар гомуми санның 48%ын тәшкил итсә, лекциядән соң бу сан  98%ка менде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International