2017 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат шәһәрендә сәүдә объектларының алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрне үтәвенә мониторинг үткәрү барышында бер кафеда «Миллер» сырасын савытын ачмаган килеш сату (урамга алып чыгып китеп эчү өчен) фактын билгеләде. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры үзенең аңлатмасында «Огонь и хворост» кафесы барменының җәмәгать туклануы предприятиеләрендә савытын ачмыйча гына хәмер сатуга киртә куйган гамәлдәге закон таләпләрен бозганлыгын таныды.
Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылачак.