Чаллыда яшәүчеләр “Халык контроле”нә алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу очраклары турында хәбәр итеп кенә тора

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүгенге утырышта регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия депутатлары Чаллы шәһәрендә алкогольле продукция әйләнешен җайга салу мәсьәләләрен карады.

Шәһәребез территориясендә  516 сәүдә объектында  147 оешма алкогольле продукция сата. Бу өлкәдә законнар үтәлешенә берничә ведомство контрольлек итеп килә. 1 кварталда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 93 контрольлек чарасы үткәреп, 93 закон бозу очрагын ачыклаган. Территориаль орган начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лилия Муллина хәбәр иткәнчә, тикшерүләр барышында төнге сәгатьләрдә сыра сатуның – 40, “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның 17 очрагы һ.б. билгеләнгән. Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәрендәге идарәсе органнары белән берлектә 12 контрольлек чарасы үткәрелгән. “Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Яңа шәһәр,  1/16 адресы буенча урнашкан сәүдә ноктасында “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуга киртә куелды”. - дип билгеләп үтте  Лилия Муллина.

Россия  Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе өч ай эчендә хәмер базары объектларына 270 тикшерү үткәргән. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка тарту турында  258 беркетмә төзелгән: идарә хезмәткәрләре барлыгы 1099 литр күләмендә ялган хәмер һәм спиртлы продукцияне әйләнештән алган.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсе начальнигы Надир Закиров әйтүенчә, май һәм ноябрь айларында әлеге юнәлеш буенча ике зур оператив-кисәтү операциясен үткәрү күздә тотыла.

“Роспотребнадзор” хезмәтенең территориаль бүлеге начальнигы Илгизәр Бариев исә хәмерне белештермичә куллануның аянычлы нәтиҗәләре статистикасын китерде. 1 кварталда хәмердән агулануның 24 очрагы теркәлгән,  5 кеше җан тәслим кылган. Шулай ук балигъ булмаганнар арасында хәмердән агулануның 10 очрагы теркәлгән.

Закон таләпләре нигезендә, ваклап сату предприятиеләре алкогольле продукцияне ваклап сатуны теркәүне тәэмин итеп  килә, аларның барысы да Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташтырылган.

Март аеннан контроль-касса техникасын куллану тәртибе үзгәртелгән. Хәзер хәмер һәм сыра сату өчен он-лайн касса таләп ителә. Мондый 826 касса аппараты кулланыла да икән инде. Июльгә кадәр сыра сатыла торган барлык нокталарны (ә аларның саны – 5 мең чамасы) әнә шундый  он-лайн касса белән тәэмин итәргә кирәк булачак.

Шәһәрдә капиталь төзелеш объекты булып тормаган, законсыз урнаштырылган объектларны сүтү-җимерү эше дәвам итә. Суррогат хәмер башлыча нәкъ менә шундый нокталарда сатыла да. Узган елда 71 киоск җир белән тигезләнсә, быел әлегә 4 киоск кына бетерелгән.

Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лилия Муллина Чаллы халкының “Халык контроле” системасына хәбәрләр җибәрүдәге активлыгын да билгеләп үтте. 2016 елда барлыгы  277 мөрәҗәгать алынса, былның 3 аенда гына да 243 хәбәр ирештерелгән инде. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да каралып, 79ында закон бозу очрагы расланган һәм закон сүзен санга сукмаучыларга карата административ җаваплылык турында эшләр кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International