Ютазы районында – “алколосьон”нар

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта бөтен Россия Федерациясе территориясендә РФ Баш дәүләт санитар табибының халык телендә “фанфурик” дип йөртелә торган спиртлы продукцияне ваклап сатуны туктатып тору турында карары гамәлдә булып килә. Бу кешеләрнең азык-төлек булмаган спиртлы продукциядән агулану, шул исәптән үлем-китем очраклары күзәтелүгә дә бәйле. Әмма әлеге карарны үтәргә атлыгып тормаучылар да җитәрлек.

Әнә 2017 елның 18 февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 22.15 сәгатьтә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хезмәт бурычын үтәгән чагында Чаллы шәһәрендә яшәүче ир-ат “иярләгән” бер машинаны туктаткан.  Автомобиль салонын тикшерү барышында түбәндәге продукция табылган:

- «Тоник для приготовления ванночек компрессов» дигән атамадагы продукция белән 100әр мл сыешлы  3150 савыттан торган 63 тартма;

- «Спирт этиловый» дип язылган продукция белән 100әр мл сыешлы  650 савыттан торган 23 тартма;

- «Тройной одеколон» дип язылган продукция белән 600 савыттан торган 15 тартма;

-  «Фармацевтический антисептический раствор»  дип язылган продукция белән  100әр мл сыешлы 200 савыттан торган 4 тартма.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара. Хуҗасыннан алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International