Акциз маркалары булмаган хәмер ташыйлар

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 23 мартында полиция хезмәткәрләре Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә яшәүче 41 яшьлек бер ир-ат “иярләгән” автомобильне туктаткан.

Машина салоны һәм багажнигын тикшерү барышында Карабаш бистәсе егетенең 3 төрле коньяк (12 шешә) һәм 3 төрле аракы (440 шешә) алып килеше ачыкланган. Казахстанда җитештерелү ихтималы булган хәмер продукциясенең гамәлдәге закон таләп иткән акциз маркалары белән тамгаланмавы билгеләнгән.

Шуңа күрә бөтен алкогольле продукция хуҗасыннан алынып, тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Анда продукция хуҗасы – гражданин Р.Г.Хәлимуллинга карата РФ КоАП  15.12 ст. 4 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

Хуҗасыннан алынган хәмер продукциясе үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International