Авыл хуҗалыгы җиһазлары күргәзмәсе

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

 Әле шушы көннәрдә генә Арча шәһәре үзәк мәйданчыгында авыл хуҗалыгы җиһазлары, техника, эш коралларының күргәзмә-ярминкәсе булып узды. Анда Германиянең STIHL фирмасы продукциясе белән таныштыру булды. Предприятие үз продукциясенең киң ассортиментын: пычкылар (бензин, мото һәм чылбырлы пычкылар); бакчаны карау-тәрбияләү өчен эш кораллары (газон чапкычлар, моточапкычлар); аккумулятор агрегатлары; территорияне чистартудан алып, агачларның ябалдашын тигезләүгә кадәр, теләсә нинди эшләр башкару мөмкинлеге бирердәй  комбисистемалар; бакча өчен мотокайчылар; туфракны бораулау өчен бензобораулар; махсус майлар тәкъдим итте. Компания вәкилләре эш кораллары белән эшләү өчен уңайлы булган техник яңалыклар, күргәзмәгә чыгарылган товарларның характеристикалары турында сөйләде. Теләгендә булган барча кешегә ярминкәгә чыгарылган продукция белән якыннан танышып, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү, үз бакчасында рәхәтләнеп куллану өчен, аны сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды.

Ярминкә гөрләгән бер мәлдә кулланучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләреннән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон буенча киңәш-табышлар алуга да иреште әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International