22 апрельдә Чаллыда территорияләрне чистарту буенча ике айлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе булып узды. Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә тирә-юньне кыштан калган чүп-чардан арындыру өчен тырмалар, себерке һәм көрәкләр тотып урамга чыкты. Чарада катнашучыларның барчасына, беренче тапкыр буларак, «ЭКОвесна 2017» чарасында катнашучы билеты тапшырылды.
Билетлар 29 апрель көнне Казан шәһәрендәге Җиңү паркы һәм «Казан Арена»да уйнатылачак. Призлар арасында – планшетлар, смартфон, турист палаткалары. Ә инде төп приз велосипед булачак.