Машина тели күңел

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Сер түгел: үз хокукларыңны белү килеп туган катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын табу, дөрес гамәлләр кылу һәм зарыгып көтелгән кыйммәтле әйберне сатып алудан чын мәгънәсендә канәгатьлек хисләре кичерү мөмкинлеге бирә. Әйтик, машина сатып алганда баш түбәбезне “күк капусы”на тидерә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Минзәлә шәһәреннән бер кулланучы өстәмә опцияләргә акча исраф итмичә генә машина сатып алырга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Автомобильнең гомуми бәясе 850 мең сум икән.

Кулланучы шуның 500 мең сумын түләгән, ә инде калган 350 мең сумы өчен кредит рәсмиләштергән. Тик документларны рәсмиләштерү процессында бу суммага кулланучы сатып алырга җыенмаган өстәмә опцияләрнең (автомагнитола урнаштыру һәм планлы техник карау узу) кертелгәнлеге дә ачыкланган. Моннан тыш шул ук көнне кулланучыга башка иминиятләштерү  компанияләрендәгегә караганда кыйммәтрәк бәядән ОСАГО һәм КАСКО рәсмиләштерү тәкъдим ителгән.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре килеп туган хәлләрне аңа болайрак аңлатты.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының 16 статьясындагы  2,3 пунктлары нигезендә, кулланучы бер товарны (эш, хезмәт күрсәтү) сатып алганда башка товарларны мәҗбүри төстә сатып алуны, аерым алганда, автомагнитола һәм планлы техник хезмәт күрсәтүне сатып алуны шарт итеп куюга сатучының хокукы юк.

Автомобиль сатып алганда шуны истә тотарга кирәк: автомобильгә гарантияне дилер да, импортер да түгел, ә автомобиль җитештерүче бирә. Шуңа күрә бернинди дә өстәмә шартлар була алмый, клиент имза салган гарантия килешүенең барлык шартлары Россия законнарына төп-төгәл туры килергә тиеш.

Транспорт чарасына гарантия ремонты һәм гадәти ремонт процессында турыдан-туры файдаланучы запас частьләрне фәкать дилер сервисында гына сатып алу милекченең РФ Гражданлык кодексы 209 статьясында билгеләнгән хокукын –  үз мөлкәте белән үзе теләгәнчә эш итү, аны куллану хокукын чикли  һәм аны үзе өчен отышлырак бәядән үз теләге буенча башка урында техник карау узу мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Шул рәвешле сатучы өстәмә җиһаз яки хезмәт күрсәтү сатып алуны тәкъдим иткәндә, кулланучы бу тәкъдимнән баш тартуга хокуклы: ТР Гражданлык кодексының  421статьясы нигезендә, гражданнар килешүне төзүдә үзләрен ирекле хис итәргә тиеш, килешү төзүгә мәҗбүриләү ярамый.

Кулланучыга автосалон җитәкчелегенә карата претензия хаты проектын  эшләүдә ярдәм ителде. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде: хәзер кулланучыбыз яңа машинада рәхәтләнеп җилдерә.

 “Иномарка” хуҗасы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә квалификацияле ярдәм күрсәткәннәре өчен җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International