2017 елның 24 апрелендә Тукай муниципаль районы хакимиятендә 2017 елның 1 кварталы йомгакларына багышлап, алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча районның ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды. Чараны башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев үткәрде.
2017 елның 1 кварталында алкогольле продукция сату киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Муллина нәкъ менә шушы хакта, шулай ук куллану базары өлкәсендә, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукцияне кулану базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү, алкоголь базарын җайга салучы федераль закондагы үзгәрешләр турында сөйләде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Пономарев 2017 елның гыйнвар-март айларында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга киртә кую турында мәгълүматлар җиткерде. Ә инде районда эчкечелекне кисәтү чаралары турында “Тукай район үзәк хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе психиатр-наркологы сөйләп үтте.
Киңәшмәдә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча №9 районара инспекциясе №4 камераль тикшерүләр бүлегенең өлкән дәүләт салым инспекторы Альбина Ваничкина катнашында товар сату турында салым органнарына он-лайн режимында мәгълүматлар тапшыруны тәэмин итәрдәй контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчүнең актуаль мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә шулай ук “Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәрендәге, Актаныш районындагы территориаль бүлеге начальнигы урынбасары, Федераль суд органнары хезмәтенең ТР буенча идарәсе Менделеев районара бүлеге җитәкчесе урынбасары, «АЛКОТОРГ» ҖЧҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.