Үз хокукларыгызны яклагыз!

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

2017 елның 1 кварталында Арча территориаль органына Кукмара районы буенча сатучылар тарафыннан кулланучылар хокукларын бозу турында гражданнардан 22 мөрәҗәгать кергән иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре районда кулланучыларга үз хокукларын яклауда ярдәм итте. Мөрәҗәгатьләрнең һәммәсе кулланучылар файдасына хәл ителде.

Март аенда Кукмара районы буенча белгечебезгә П. дигән берәү мөрәҗәгать иткән. Баксаң, бу ир-ат гарантия срогы чорында автомагнитолада пәйда булган кимчелекләрне бушлай юкка чыгару хокукыннан файдаланмакчы булып, сатучыга мөрәҗәгать иткән. Әмма аңа таләбен канәгатьләндерүдән баш тартылган. Сатучы товарны кабул итеп алган да, сыйфатын тикшерү өчен, сервис үзәгенә җибәргән. Сервис үзәге, үз чиратында, “гарантия ремонтын үткәрү икътисадый яктан максатка ярашлы түгел” дигән бәяләмә белән акт биргән.

Кулланучыга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә консультация бирелде һәм претензия тутыруда ярдәм ителде. Нәтиҗәдә сатучы кулланучының таләбен канәгатьләндереп, автомагнитоланы гарантия ремонтына җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International