Кичә Мамадышта эшмәкәрләр форумы булып узды. Анда Мамадыш муниципаль районы хакимияте башлыгы А.П.Иванов, ТР предприятиеләрен реструктурлаштыру, агробизнесны һәм азык-төлекне үстерү бүлеге начальнигы А.Н.Молокин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Л.Р.Муллина, Мамадыш районының авыл җирлекләре башлыклары һәм хосусый эшмәкәрләр катнашты.
Район мәдәният йорты фойесында ит, колбаса, сыра һәм хәмер продукциясе, кондитер һәм икмәк-күмәч ризыкларыннан торган күргәзмә, лизинг компанияләре, техника һәм җиһазлар җитештерүчеләр, финанс-кредит оешмалары күргәзмәләре оештырылды. Күргәзмәгә «Радуга», «Булгарпиво», «Татспиртпром», «Москва – Эфес» кебек компанияләр, хосусый эшмәкәр Мотыйгуллин Р.М үзләре җитештерә торган продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте.
Чара ахырында Лилия Муллина һәм «Прогресс», «АККМ», «Облако» компанияләре вәкилләре “Тере акчалар белән һәм (яки) түләү карталары белән (Онлайн-кассалар) исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында” 22.05.2003 ел, N 54-ФЗ Федераль законга һәм “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясына кертелгән үзгәрешләр турында эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.