Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре административ штрафлар түләтү буенча суд приставлары хезмәте белән даими рәвештә уртак эш алып бара.
РФ КоАП 32.2 статьясының 1 өлеше нигезендә, административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, административ штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң алтмыш көннән дә соңга калмыйча, түләнергә тиеш.
Үз вакытында түләү өчен бурычлыларга штрафлар түләүгә квитанцияләр җибәрелә, РФ КоАП 20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезләмәсе (административ җәзаны үтәүдән читләшкән өчен җаваплылыкны күздә тоткан) аңлатыла. Югарыда телгә алып үтелгән статья нигезендә, административ штрафны вакытында түләмәгән өчен түләнелмәгән административ штрафтан ике тапкырга күбрәк күләмдә штраф салу яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салу, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү күздә тотылган.
Әйтергә кирәк, агымдагы елда закон бозучыларның барысы да диярлек штрафларны закон нигезендә билгеләнгән срокта түләп килә. Шулай да шәхси хуҗалыгыннан өй шартларында ясалган спирлы продукция саткан өчен ТР КоАП 2.8 статьясы буенча административ җаваплылыка тартылган бер гражданин штрафны вакытында түләмәгән өчен РФ КоАП 20.25 статьясындагы 1 өллеше нигезендә административ беркетмә төзү өчен территориаль органга чакыртып алынды.
Агымдагы елның апрелендә бурычлыларның һәммәсенә административ штрафларны үз вакытында түләү өчен квитанцияләр тапшырылды.
Бу юнәлештәге эш дәвам иттерелә.