“Кызу” атна

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 17-21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен җайга салучы законны бозуның 6 очрагын ачыклады.

Зеленодол шәһәрендә 4 җәмәгать туклануы предприятиесендә алкогольле продукцияне турыдан-туры җибәрүне хәл итүче затның (сатучы) шешәне ачып сатуы, ягъни алкогольле продукцияне шешәсе ачылмаган килеш сату таләбен үтәмәве ачыкланды. Әлеге фактлар буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзеләчәк.

Моннан тыш Зеленодолда алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган урыннарда – көнкүреш химиясе товарлары бүлегендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату фактлары билгеләнде. Административ тикшерүләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International