“Бернинди чара да күрмәсәң, утырып каласыңны көт тә тор!”. Менделеевта яшәүче бер егет ватык телефон өчен түләнгән акчасын кире кайтарып бирүдән баш тартылгач, әнә шундый нәтиҗәгә килгән.
Эш шунда: кулланучы смартфонын Менделеев шәһәрендәге салоннарның берсенә гарантия ремонтына тапшырган. Әмма телефон экранында чатнаган эз булу сәбәпле, үзәк техник хезмәт күрсәтүдән баш тарткан.
Эшләр болайга киткәч, егет кәрәзле элемтә салонына телефонын ремонтка тапшырганда рәсмиләштерелгән квитанцияне укып чыкканнан соң сатучының ремонтка кабул ителгән товарның торышы турында нәрсәләр язганлыгын укып аласы иткән. Анда, сервис үзәгенә тапшырыла торган телефонда чатнау, тырналу, бәрелү эзләре юк, дип күрсәтелгәнлеген күргәч, тынычланып калган.
Бу хәл ватык телефон өчен түләнгән акчаны кире кайтару мәсьәләсен хәл кылуда хәлиткеч роль уйнаган да инде.
Кәрәзле элемтә салоны җитәкчелеге тиз генә вакыт эчендә кулланучыга акчасын кире кайтарып бирү турында карар кабул иткән.