Куллану базарын үстерү өчен куллану базарында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә дөрес таләпләр куярдай, намуссыз сатучылар һәм эш башкаручыларны, сыйфатсыз товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне фаш итә алырдай аңлы кулланучы тәрбияләү кирәк.
Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе халыкның куллану һәм хокукый аңын үстерүгә юнәлдерелгән чараларга бик зур игътибар биреп килә. 2017 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре А.И.Хәлилов Саба муниципаль районының Түбән Шытсу авыл җирлегенә керүче Түбән Шытсу авылында яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү һәм әлеге җирлек хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде.
Түбән Шытсу авылында кабул итүгә килүчеләр кулланучының төп хокуклары һәм куллану базарында закон бозуларга бәйле рәвештә килеп чыгу ихтималы булган проблемаларны хәл кылу тәртибе, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре белән таныштырылды.
Чарада гражданнардан алынган барлык сорауларга тәфсилле, тулы җаваплар бирелде. Кабул итүгә килгән халыкка кулланучы өчен мәгълүматлар һәм территориаль орган реквизитлары урын алган буклетлар өләшенде.