4 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә эремчек сырокларына һәм атланмайга куллану дегустациясе була

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Куллану дегустациясен үткәрүнең максаты – сатып алынган сөт ризыклары үрнәкләренең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен зарарсыз булу-булмавын бәяләү, арадан иң яхшы җитештерүчеләрне ачыклау, алынган нәтиҗәләрне кулланучыларга җиткерү; шулай ук әлеге өлкәдәге вәгыятьне яхшырту буенча җитештерүчеләр һәм сатучыларның уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен куркыныч белән янамаган продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.

Чарада профессиональ экспертлар, контрольлек итүче органнар, сынау лабораторияләре, министрлыклар һәм ведомстволар, җитештерүче предприятиеләр, сәүдә челтәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International