Бөгелмәнең полиция хезмәткәрләре акциз маркалары булмаган хәмернең зур партиясен әйләнештән алган

2017 елның 2 мае, сишәмбе

2017 елның 28 апрелендә “Хәмер” операциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге участок полиция хезмәткәрләре “Мәскәү – Уральск” автомобиль юлында Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек бер ир-ат “иярләгән” «Киа Церато» автомобилен туктаткан. Егетнең Россия Федерациясе акциз маркаларыннан башка гына  470 шешә хәмер продукциясен машинасына төяп кайтып килүе ачыкланган. Әлеге продукция хуҗасыннан алынып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органына тапшырылган. «Киа Церато» шоферы административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International