1 май көнне Чаллы территориаль органы коллективы, күптәнге традицияләргә тугры калып, бәйрәм митингында һәм урамда йөрүләрдә катнашты.
Бәйрәмдә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәгъдиев тәбрикләү сүзләре белән чыкты. “Беренче Май хезмәт сөючән шәһәребездә һәрвакыт үзенчәлекле итеп үткәрелә. Илебездә 1 май бәйрәмендә үзләреннән аерым бер энергетика бөркелеп торган шуның кадәр күп кеше җыелган башка бер генә шәһәр дә юк. Бүген без хезмәт кешесен хөрмәтлибез. Беренче майда шәһәребезнең мактанырлыгы бар: безнең данлыклы КАМАЗ тәүлегенә 180 машина җитештереп, узган елда гына түгел, былның беренче кварталында да югары күрсәткечләре белән сокландырып эшли”, - диде ул.
Шуннан соң митинг, Тынычлык проспектыннан Азатлык мәйданына кадәр, урам тутырып йөрүгә күчте. Урамда йөрү чарасында Чаллы башкарма комитеты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре, шәһәребезнең югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары катнашты. Чарада катнашучыларның гомуми саны 30 меңнән артып китте.
Азатлык мәйданында концерт программасы тәкъдим ителде.