Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәрен яшелләндерүдә катнашты

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Ел саен язын илебездә “Бөтенроссия агач утырту көне” дигән экологик акция уздырыла.  Ә инде Бөтенроссия агач утырту көне урманнарны яңарту идеясен хуплау гына түгел, бәлки киң җәмәгатьчелек игътибарын экологик тәрбия һәм урманнарда йөрү, үз-үзеңне тоту культурасына да җәлеп тиешле акция булып тора.

2017 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре дә Арча шәһәрен яшелләндерүдә катнашып, 16 агач утыртты. Шулай ук территориаль органга билгеләнгән урынны һәм оешмабыз бинасының тирә-юнен чүп-чардан арындыру буенча чираттагы өмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International