Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, куллану базарын нәтиҗәле яклау-саклау һәм гражданнарның социаль якланылышын көчәйтү максатыннан кабул ителгән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын үтәү кысаларында, системалы төстә чаралар үткәреп килә.
Әле шушы көннәрдә генә белгечебез Аксубай районындагы Иске Кәрәмәт авылында халык белән очрашу үткәрде. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре үз чыгышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эше турында хисап тотты, куллану һәм хәмер базары мәсьәләләрен, тәгаенләп әйткәндә, кулланучылар хокукларын яклау һәм спиртлы сыекчаны легаль булмаган төстә сату, моның өчен административ җаваплылык мәсьәләләрен яктыртты. Очрашуга җыелган халык күтәрелгән мәсьәләләр буенча актив төстә фикер алышты, хезмәткәребезгә үзләрен борчыган сорауларын бирде. Чара ахырында барча кешегә кулланучылар өчен файдалы белешмәлекләр һәм газеталар өләшенде.
Әйтергә кирәк, халык белән күзгә-күз очрашу, аларны борчыган сорауларны ишетү мөмкинлеге дәүләт һәм муниципаль органнар эше өчен бик тә мөһим.
Кулланучылар хокукларын дәүләти яклауны хәл кылучы дәүләт идарәсе органнарыннан тыш, җирле үзидарә органнары да бу юнәлештә эшләп килә. Аларның вәкаләтләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 44 статьясында күздә тотылган. Шуңа күрә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре җирле үзидарә органнары белгечләре белән иңгә-иң торып хезмәттәшлек итеп килә, күп кенә укыту-өйрәтү чаралары үткәрә.
Чаралар планы нигезендә, белгечләребез Аксубай районы Иске Кәрәмәт авылы, Мөслим районының “Сарман аграр көллияте”, Зәй районының 5 нче урта мәктәбе, Түбән Кама районының 2 нче гимназия укучылары һәм студентлар өчен укыту-өйрәтү – гамәли семинарлар үткәрде. Сентябрь аенда 9-11 сыйныф укучылары арасында башланып китәчәк куллану белемнәре нигезләре буенча республика олимпиадасын оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча уку йортлары җитәкчеләре белән эш алып барыла.
Республика территориясендә сыйфатлы товарлар сату һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итү максатыннан чыгып, эшмәкәрләр белән төрле чаралар уздырыла. Товарларны ваклап сату, халыкка көнкүреш, төзелеш, торак-коммуналь, белем бирү, элемтә хезмәтләре күрсәтүче, автомототранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтүче һәм аларны ремонтлаучы предприятиеләр җитәкчеләре һәм коллективлары белән очрашулар оештырыла.
Куллану белеме кулланучылар хокукларын санга сукмау очракларын кисәтүдә иң нәтиҗәле чара һәм намуслы эшмәкәрлек нигезе булып тора.