Немец гаскәрләре Бөек Ватан сугышы чорында, тәгаенләп әйткәндә, 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр, Ленинградны (бүгенге Санкт-Петербург) саклаучыларның рухын сындыру һәм яулап алу өчен, шәһәрне камалышта тота.
Бөек Ватан сугышы еллары никадәр артта калган саен, дәхшәтле еллардагы бөек вакыйгаларның барлык нечкәлекләренә кадәр күбрәк беләсе килә. Ә мондый нечкәлекләрне бары тик шул вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кешеләр генә сөйли ала. Аларның бик зур авырлык белән ирешелгәннәре онытылмаска, ә буыннан-буынга җәүһәр кебек кадерләп сакланырга тиеш. Чөнки халыкның тарихи үткәнен беркайчан да онытмавы кирәк. Ленинград камалышында яшәүчеләрнең һәм бу мәхшәрне үз күзләре белән күрүчеләрнең хатирәләре безгә совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе бәясен тагын да тирәнрәк аңлауга, тоемлауга ярдәм итә.
2017 елның 5 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре Ленинград шәһәре камалышын кичергән, сугыштан соң озак еллар буе Зеленодолның ашханәләр трестында эшләгән Луговина Кира Всеволодовнаны Җиңү бәйрәме белән котлады.
Хуш исләре бөркелеп торган чәй өстәле янындагы очрашу Ленинград камалышына бәйле хәтер-хатирәләр белән сугарылды.
Территориаль орган белгечләре Кира ханымга бәйрәм күчтәнәче, кулланучылар хокукларын яклауга бәйле төрле мәсьәләләрне үз эченә алган “Кулланучы белешмәлеге”н һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннарын тапшырды.