Вакыт – акча

2017 елның 5 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки районының Базарлы Матак авылында сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүенә мониторинг үткәрү барышында «Виктория» кибете сатучысының 9 сәгать 20 минутта бер шешә сыра сатып җибәрүен билгеләде. Сатучы сәгать 10 га кадәр хәмер продукциясен сатарга ярамавын белгән-белүен. Әмма, бәхетсезлегенә күрәдер, сәгатенә карап тормыйча гына берәүгә сыра тоттырып җибәргән.

Әлеге хокук бозу очрагы өчен штраф рәвешендә административ җәза күздә тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International