Хәмер бәладән башкага китерми, диләр. Шулай икән, ул юк ителергә тиеш. Чыннан да, бу сүзләр белән өлешчә килешергә була. Бигрәк тә сүз легаль булмаган хәмер турында барса.
Быелның 2 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын тормышка ашыру турында” 28.09.2015 ел, №1027 РФ Хөкүмәте карары һәм продукцияне юкка чыгаруны хәл итү зарурилыгы турында заявкалар нигезендә, законсыз әйләнештән алынган һәм конфискацияләнгән этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә тапшыру булды.
Шулай итеп, барлыгы 1135,33 литр күләмендә хәмер продукциясе тапшырылды. Шуның 767,135 литры – алкогольле һәм 368,195 литры – спиртлы продукция.
Легаль булмаган хәмер продукциясе Белгород өлкәсендә юк ителәчәк.