Җиңү бәйрәме алдыннан очрашу

2017 елның 5 мае, җомга

Тугызынчы Май – Бөек Батан сугышында Җиңүне бәйрәм итәр алдыннан кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре, гадәттәгечә, “Изгелек” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенә йөрүчеләр янында булып кайтты.

Быелгы бәйрәм чарасында Үзәк районның рус җәмгыяте “Подснежник” ветераннар хоры да катнашты. Җитәкчесе Негодяев Николай Васильевич аккомпанементы астында хор сугыш еллары җырларын башкарды. Күңелнең иң нечкә кылларына тигән бу җырлардан күпләрнең күзләренә яшьләр тулды. Хорда катнашучылар – “сугыш балалары” сугыш чоры, үзләренең авыр балачагы, сугыш тәмамланганнан соң халкыбыз кичергән бәхет-шатлык турында сөйләде.

Чаллы территориаль органы белгечләре бәйрәм өстәленә хуш исле бәлешләр китереп куйгач, үзәккә йөрүче ветераннарның һәммәсен һәм аларның гаиләләрен Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, аларга нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек, якыннарының мәхәббәтен тоеп яшәүләрен, озын гомер, бәхетле картлык теләде.

Үзәктә ял итүчеләр очрашуның тантаналы өлеше һәм чәй мәҗлесе тәмамлангач,  “сорау-җавап” рәвешендәге әңгәмә барышында, кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре белән бергәләшеп, моңарчы үзләренә хәл итеп булмастай тоелган проблемаларын хәл кылу юлларын тапты. Очрашуда катнашучыларны медицина, мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре, катлаулы көнкүреш техникасын, аерым алганда, кәрәзле телефоннар (ә бу аларның күбесе өчен – тышкы дөнья белән элемтәдә торуның бердәнбер мөмкинлеге) сатып алу мөмкинлеге кызыксындырды. Очрашу ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең элемтәгә керү өчен телефоннары һәм адреслары күрсәтелгән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International