Чаллы территориаль органының үлемсез полкы

2017 елның 5 мае, җомга

Һәр халыкның үзенә генә хас төп бәйрәме бар. Халыкны ата-бабаларының батырлыгы өчен күңелнең иң нечкә кылларына тигән горурлык хисләре, аларның газапларын күз алдына китерүдән мөлдерәгән күз яшьләре берләштергән бәйрәм. Мондый Бәйрәм бездә дә бар. Җиңү бәйрәме бу!

Кешелек тарихында иң куркыныч сугыш гөрелтесе тынуга 72 ел үтте инде. Әмма ул беркайчан да онытылмый. Без сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнарның истәлеген кадерләп саклыйбыз, Җир йөзендә тынычлыкны саклап калган ветераннар алдында баш иябез.

Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бүгенге якты тормышыбыз хакына гомерләрен дә кызганмаган якыннарын искә алды.

Җиңүчеләребез, сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, сезгә озын гомер телибез! Җиңү алып килгәнегез өчен сезгә бездән мең-мең рәхмәт!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International