Арча территориаль органы коллективы Җиңү көненә багышланган парадта катнашты

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

9 майда – Җиңүгә 72 ел тулган көнне Арча шәһәренең үзәк мәйданында хәрби парад булып узды. Ветераннар, Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы И.Г.Нуриев һәм районның мактаулы кунаклары трибуналарда урын алды.

Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы ветераннары парадны махсус билгеләнгән урыннардан карап-күзәтеп тору бәхетенә иреште. Парадта район оешмалары катнашты. Мәйдан аша хәрби техника колонналары узды, авиациянең күрсәтмә чыгышлары булды. Мәйданга җыелган халык районның мәгариф учреждениеләре әзерләгән тематик күргәзмәләрне карап хозурланды, солдат боткасыннан авыз итте. Моннан тыш районның үзешчән сәнгать коллективлары концертлары, башка чаралар булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре парадта да, “Үлемсез полк”та да катнашты. Хезмәткәрләребез Советлар Союзы Герое Леонид Соколовның һәйкәленә чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International