2017 елның 4 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Агроторг» ҖЧҖнең сәүдә объектында – «Пятерочка» кибетендә, «Тандер» АҖнең «Магнит» кибетендә сатучылар өчен өйрәтү характерындагы семинарлар уздырды.
Моның ише семинарлар сатучыларның законнарны белү дәрәҗәсен, хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү максатыннан оештырыла.
Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләренә һәм товарларның төрле төрләрен сату кагыйдәләренә өйрәтү буенча мондый практик дәресләрнең максаты – сатучылар белән сатып алучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салган төп норматив документлар белән таныштыру, шулай ук аларны тормышта кулланырга өйрәтү.
Семинарга җыелган сатучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Тәгаенләп әйткәндә, аларга сатудагы товарларның бәя белешмәлекләрен һәм кулланучы почмагын эшләү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында дөрес, мәҗбүри мәгълүматларны күрсәтү, оешманың алтактасын, товарлар турында рус телендә мәгълүматлар булдыру, товарларны саклау шартларын һәм яраклылык срокларын даими күзәтеп тору зарурилыгы җиткерелде.