Шөкер, илебез чираттагы Җиңү көнен янә тыныч, аяз күк йөзе хозурында каршылады. Без Ватаныбызның хөрлеген һәм бәйсезлеген саклап калган буын алдында чиксез бурычлыбыз. Бүген без Җиңүне якынайтучыларның һәммәсе алдында баш иябез. Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булып калган каһарманнарыбызга, хәзерге тыныч, мул тормышны күрү насыйп булмаган тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан!
Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 15 апрельдән 9 майга кадәрге чорда 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашты. Ведомство карамагындагы барлык районнарда, шул исәптән пенсионерларның көндез булу үзәкләрендә, ветераннар клубларында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча кабул итүләр, очрашу, акция, лекцияләр уздырылды. Чаралар барышында һәр ветеран, кулланучылар хокукларын яклау буенча закон нигезендә, аңлатмалар, консультацияләр алуга, үзләрен борчыган барлык сорауларга җавап табуга иреште.
Ә инде укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр барышында хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар гына түгел, бәлки сафлары елдан-ел сирәгәя баручы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ташламалар бирү мәсьәләсе дә каралды. Әйтергә кирәк, мондый эш нәтиҗәсендә майның беренче декадасында сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә парикмахер хезмәтләре күрсәтүгә әйбәт кенә ташламалар ясалды. Мисалга, Спас районында 9 майга хосусый эшмәкәрләр Анохина М.А, Курочкина Л.М., Молчанова Н.В. 12 ветеран һәм тыл хезмәтчәненә парикмахер хезмәтен бушлай күрсәтте.
Уку йортларында куллану белемнәре дәресләре үткәрелгәндә укучыларга Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт йөзеннән сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу зарурилыгы турында кисәтелде. Чөнки нәкъ менә ветераннарыбызның фидакарь хезмәте һәм батырлыгы нәтиҗәсендә бүген күгебез аяз, тормышыбыз мул, матур.
Турыдан-туры территориаль органда ватанпәрвәрлек темаларына балалар арасында Бөек Ватан сугышына багышланган рәсем конкурсы-күргәзмә оештырылды. Чыннан да, барлык хезмәткәрләребезнең дә балалары сугышны зур афәт, ә җиңүне – Бөек бәйрәм буларак күзаллый икән. 15 май көнне бәйгегә йомгак ясалачак.
Ә инде 9 май көнне барлык районнарда Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар үтте. Иртәнге сәгать унда Чистай шәһәренең үзәк мәйданчыгына да предприятиеләр һәм оешмалар, уку йортлары коллективлары җыелды. Биредә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Чистайда яшәүчеләрне әлеге күренекле вакыйга белән Чистай муниципаль районы җитәкчесе Дмитрий Иванов котлады. Ул җиңүче якташларыбызның истәлеген кадерләп сакларга һәм алар белән горурланырга чакырды. Мәйданга җыелган халык Бөек Ватан сугышы кырларында мәңгегә ятып калган каһарманнарыбызны бер минут тынлык белән искә алды, автомат залплары яңгырады. Ветераннарыбыз сафы алдыннан кадетлар интернат-мәктәбендә укучылар колоннасы, “Үлемсез полк” фотосурәтләрен күтәргән балалар, автотехника парады узды. Шуннан соң сафларга тезелгән предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары Мәңгелек утка һәм Чистайның Советлар Союзы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салды. Бәйрәм парадында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да катнашты. Хезмәткәрләребез Советлар Союзы Геройлары һәм Сугышчан Дан орденының тулы кавалерлары стеласын чәчәкләргә күмде.
Бәйрәм Скарятин бакчасында дәвам итте: биредә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен ашау-эчү булды, “кыр кухнясы” эшләп торды. Моннан тыш шәһәребез халкы үзешчән сәнгать коллективлары, ветераннар хоры, яшь башкаручылар, биючеләр катнашындагы концертны тамаша кылды. Ә инде 18.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда “Үлемсез полк” гомумшәһәр акциясе башланды. Бәйрәм Скарятин бакчасында бик матур концерт һәм фейерверк белән тәмамланды.