Кулланучыларның аң-белемнәрен үстерү максатындагы дәрес

2017 елның 12 мае, җомга

Кулланучы буларак, акны-карадан аера белү – бик тә җитди сөйләшү темасы. Бүген һәркем аңлы кулланучы булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш. Сатучы янында үз-үзегезне никадәр дөрес тотсагыз, сәүдә системасы һәм халыкка хезмәт күрсәтү шуның кадәр цивилизациялерәк булачак. Фәкать аңлы кулланучы (шулай ук аңлы сатучы яки товарлар җитештерүче һәм хезмәтләр күрсәтүче) гына тормышта килеп туу ихтималы булган теге яки бу авыр хәлләрдән чыгу юлын табачак һәм үзен лаеклы, ирекле тотачак.

Шуны истә тотып, 2017 елның 11 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ТР Арча районының Носы гомуми белем бирү мәктәбе 7-9 сыйныф укучылары өчен кулланучы дәресе үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яшьләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү агарту эшенең төп максаты булып тора. Чарада укучылар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштырылды.

Лекция рәвешендәге дәрес мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыруга, тормышта килеп чыккан хәлләрдә куллану белемнәрен дөрес итеп куллану, актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелде.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: уку йортларында киңәш-табыш характерындагы лекцияләр үткәрү кулланучыда үз-үзен тоту культурасын тәрбияләү кебек мөһим педагогик бурычны хәл кылуга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International