Семинар программасына “Россия Фәннәр академиясенең “Магарач” Бөтенроссия виноград үстерү һәм шәраб җитештерү илкүләм фәнни-тикшеренү институты” учреждениесе (Кырым Республикасы) әйдәп баручы белгечләренең: техник фәннәр докторы профессор В.Г.Гержикова һәм техник фәннәр докторы Н.С.Аникинаның чыгышлары, төрле җитештерүчеләрнең шәрабләрен, коньякларын, ликер-шәраб продукциясен, шулай ук ялган продукцияне дегустацияләү кертелгән.
Семинарда Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе, сынау һәм җитештерү лабораторияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Татарстан Республикасыннан, шулай ук республиканың башка төбәкләреннән ликер-шәраб производстволары технологлары, күпләп сату компанияләре вәкилләре катнаша.