Актүбә бистәсендә – акыллы кулланучы мәктәбе

2017 елның 12 мае, җомга

Азнакай муниципаль районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе 2 нче урта мәктәбендә “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклау системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы кысаларында укыту-өйрәтү характерындагы семинар булып узды. Кулланучылар хокукларын яклау нигезләре буенча семинар җылы, дустанә рухта үтте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре укучыларның сорауларына җаваплар бирде һәм кулланучылар хокукларын яклау үзенчәлекләре, шул исәптән бу җәһәттән кертелгән яңалыклар турында сөйләп үтте

Семинар азагында хезмәткәребез уку елы дәвамындагы хезмәттәшлек өчен мәктәп директоры Е.В.Волкова һәм җәмгыять белеме укытучысы А.Д.Оҗимамадовага рәхмәт сүзләрен ирештерде, киләчәктә дә шундый ук тыгыз хезмәттәшлеккә өмет-ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International