2017 елның 4 аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә товарлар сатканда, эшләр башкарганда, хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар белән сатучылар (җитештерүчеләр, эш башкаручылар) арасында килеп чыгу ихтималы булган мәсьәләләр буенча кулланучылардан 283 мөрәҗәгать керде. Шулардан 256 кулланучы – телдән, 27се – язмача мөрәҗәгать итте.
Кулланучыларга үз мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып, шәхсән кабул итү барышында, шулай ук “кайнар линия” телефоны аша консультацияләр бирелә. Бүлек язмача претензияләр төзү һәм кую тәртибе буенча гамәли ярдәм күрсәтеп килә. Судка кадәр тикшерүләр барышында 106 претензия тутырылды. Кулланучылар исеменнән үз хокукларын яклау максатыннан 13 дәгъва гаризасы тутыруга ярдәм ителде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 3 статьясы нигезендә, 2017 елның шушы чорында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге массакүләм мәгълүмат чаралары аша (227 язма басылып чыкты), хосусый эшмәкәрләр, укучылар һәм студентлар белән семинарлар үткәрү ( 417 кеше катнашты) нигезендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын тормышта куллану буенча эш алып барды.
Арча шәһәрендә яшәүчеләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар алу өчен түбәндәге адрес буенча кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала: Арча ш., Банк ур. “Кайнар линия” телефоннары: 3-28-93, 3-22-69. Электрон почта адресы:Arsk.Gosalcogol@tatar.ru.