11 май көнне Биектау муниципаль районында “Куллану белемнәре – уңышка юл” дигән темага мәктәп укучылары арасында үткәрелгән конкурс призерларын бүләкләү булды.
Конкурста Биектау 1 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Баязитова Гөлзилә I урынга чыкты.
II урында – Шуман төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Горячев Артем.
Ә инде Казаклар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Сафина Адилә һәм Яңаширмә урта мәктәбе укучысы Зиннәтуллин Ильяс III урынны алды.
Укучыларга грамоталар һәм истәлекле призларны Шәпше урта мәктәбендә Биектау районы Балалар иҗтимагый оешмалары слеты барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.М. Фәррахова һәм Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары А.О.Мөстәкыймова тапшырды.