ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланып килгән закон бозуларның күпчелек өлеше алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата билгеләнгән вакытлыча тыюларның үтәлмәвенә туры килә. Әйтергә кирәк, зур градуслы хәмер сатучыларның күпчелеге билгеләнгән тыюларны санга сугарга тырыша анысы. Ә менә сыра сатучылар аларны бар дип тә белми.
Әнә 2017 елның 7 маенда да Чистай районы авылларыннан берсендә «Колос» кибете сатучысының 9 сәгать 36 минутта бер шешә сыра сатып җибәргәнлеге билгеләнде.
Сатучы үзенең аңлатмасында хәмерне иртәнге сәгать 10нан соң гына сатарга рөхсәт ителүе турында белүен, әмма сәгатенә карап тормыйча гына сыра сатып җибәрүен күрсәткән.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ эш кузгатылды.
Моннан тыш Чистай шәһәрендә Ленин урамындагы бер кафеда бөкесен ачмыйча гына сыра сату факты билгеле булды.
“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясы нигезендә, халыкка хезмәт күрсәтү өчен тиешле залга ия булган җәмәгать туклануы объектларында сатучының куллану төрелмәсе-савытын ачып бирү шарты белән генә хәмер продукциясен ваклап сату рөхсәт ителә. Җәмәгать туклануы объектында сатып алынган хәмер продукциясен фәкать шушы объектта гына куллану (эчү) кирәк.
Әлеге факт буенча да административ эш кузгатылды.