Майның беренче декадасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозуның 19 фактын ачыклады. Тәгаенләп әйткәндә:
- төнге сәгатьләрдә сыра сатуның 3 очрагы;
- “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның 1 очрагы;
- лицензиясез генә алкогольле продукция сатуның 3 очрагы;
- тиешле маркировкасы күрсәтелмәгән килеш хәмер продукциясен әйләнештә йөртүнең 6 очрагы;
- көмешкә сатуның 2 очрагы;
- декларацияләү өлкәсендә закон бозуның 4 очрагы.
Шулай итеп, барлыгы 165 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.